Тау башына Кояш оялаган!…

Тау башына Кояш оялаган!
Кар бөртеге саен Кояш көлә.
Тыннарыма кабар садәлектән
Баш әйләнү миндә куна-төнә.

Очкан кошлар биеклеген кичеп
Болытларга тию хыял ласә!
Тыеп булмый икән. Тынып булмый,
Әгәр җанга таулар ояласа!..

Тау сулышы бөтен булмышымда.
Миндә хәзер Тау йөрәге тибә!
Сәер гадәт. Шундый халәт миндә:
Тауга карап Тау буласы килә!

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт